“Укучының мәдәни көндәлеге”

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе

   Бүген Республикабызның 150 меңнән артык башлангыч сыйныф укучылары мәдәният дәресенә җыелды. Дәрес “Укучының мәдәни көндәлеге” исемле мәдәни-белем бирү  проект кысаларында үткәрелә. Бу проект 2014 нче елның нояберь аенда старт алган иде. Узган ел мәдәният дәресендә 42 меңнән артык балага “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” бүләк ителсә, быел Республикабыз президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов йөкләмәсе буенча “Укучының мәдәни көндәлеге” 150 меңнән артык башлангыч сыйныф укучыларына тапшырылды. Районыбызның Иске Чәчкаб  мәктәбендә үткәрелгән мәдәният дәресендә миңада катнашырга туры килде. Нәни укучыларыбыз белән “Укучының мәдәни көндәлеге”  проекты һәм көндәлекне ничек дөрес тутыру буенча әңгәмәләр алып барылды. 

    Көндәлек нәниләргә республикабызның тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәтер һәм рухи байлыкларыбыз белән якыннанрак танышырга ярдәм итер. Әлеге мәдәни тәрбия һәм белем бирүгә юнәлтелгән проект планы нигезендә укучыларыбыз сыйныфташлары, әти-әниләре белән үзләре яшәгән райондагы, шәһәрдәге музей, театр, китапханә, концерт залларына йөреп, республикабызның һәм башкалабыз Казанның тарихи урыннарына сәяхәт итәрләр дип ышанасы килә.

     Шул форсаттан файдаланып районыбызның барлык укучыларын, укытучыларын,  әти – әниләрне районыбыз үзәгендә урнашкан “Галия Кайбицкая исемендәге” музейга шушы матур көндәлекләр белән көтеп калабыз.

 

 

    Эльмира Сафина,

Галия Кайбицкая исемендәге музей директоры
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International