Халыктан җыелган үзара салым акчасы авылларны төзекләндерергә ярдәм итә. Районның барлык авыл җирлекләрендә дә аннан максатчан файдаланалар.
Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова да үзара салым акчасының җирлектәге әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүдә нык ярдәм итүен билгеләп узды. Узган атнаның шимбәсендә Багай авылының Үзәк, Совет урамнарында, Арыслан һәм Колабирде авылларының Үзәк урамнарында янгын сүндерү гидрантлары урнаштырылган. Бу үзара салым ярдәмендә тормышка ашырылган.