ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

12 гыйнвар көнне барыгызны да Олы Кайбыч авылының ял паркындагы Үзәк чыршыны ябу тантанасына чакырабыз.

Кичә Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итү уздырды.

8 гыйнвар көнне Кече Мәме авылыннан 4 ир егет (теренерлары – Владимир Токсаров) районыбыз җыелма командасы составында Апас муниципаль район Башлыгы Кубогына 2000 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Апас урта мәктәбенең спорт залында уздырылган милли көрәш буенча районара ярышларда катнашты.

Хөрмәтле райондашлар! Татарстан Республикасы муниципаль районнары арасында "Иң яхшы бизәлгән Яңа ел чыршысы” бәйгесендә тавыш бирү дәвам итә.


9
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 28 февралендә «Иминлек. Элемтә. Интернет» XXII форумы кысаларында “Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч” X Республика конкурсы узачак.

4 гыйнвар көнне чүти урта мәктәбенең спорт залында ирләр командалары арасында инде күркәм гадәткә әвелергән  “Дубрава” агрофирмасы кубогына волейбол буенча ачык турнир узды.

8-17 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәренең “Дуслык” сәламәтләндерү һәм белем бирү комплексы базасында 6-11 сыйныфлар укучылары арасында математика, физика, химия, инглиз теле фәннәре буенча “Олимпка юл” дип аталган республика олимпиадасының йомгаклау этабы уза.

Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Ләйлә Хәйретдинова, 7 нче һәм 9 сыйныф укучылары Сәйдәш Сабиров, Алия Әхмәтшина (җитәкчеләре – М. Хәмидуллина һәм Г. Сабирова), фәнни тикшеренү һәм иҗади эшләр республика конкурсында катнашып, II дәрәҗәдәге диплом, 4 нче сыйныф укучысы Гөлназ Сираҗиева (җитәкчесе – Д. Вилданова) III дәрәҗәдәге дипломга лаек булдылар. 

29-30 декабрь һәм 4-5 гыйнвар көннәрендә Хуҗа Хәсән урта мәктәбенең 9 һәм 11 сыйныф укучылары Олы Кайбыч һәм Олы Подберезье урта мәктәпләре базасында рус теле һәм математика фәннәре буенча әзерлек имтиханнары тапшырды.

Районның балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренер – укытучы Фрат Җиһаншин җитәкчелегендәге Мөрәле авылы тимераякчыларының республика күләмендәге уңышлары хакында еш ишетергә туры килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International