8 гыйнвар көнне Кече Мәме авылыннан 4 ир егет (теренерлары – Владимир Токсаров) районыбыз җыелма командасы составында Апас муниципаль район Башлыгы Кубогына 2000 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Апас урта мәктәбенең спорт залында уздырылган милли көрәш буенча районара ярышларда катнашты.
Виктор Самарский (29 килограммга кадәрге авырлыкта), Денис Рыбаков (40 килограммга кадәрге авырлыкта) 3 урын яулады. Владимир Козин (46 килограммга кадәрге авырлыкта) һәм Александр Рыбаков (70 килограммга кадәрге авырлыкта) көмеш медальгә лаек булды. Шуны да әйтеп узарга кирәк, әлеге ярышларда Кайбыч һәм Апас көрәшчеләреннән тыш, Чүпрәле, Буа, Кама Тамагы, Яшел Үзән җыелма командалары да катнашты. .