Яңа ел җиңү белән башланды

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Районның балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренер – укытучы Фрат Җиһаншин җитәкчелегендәге Мөрәле авылы тимераякчыларының республика күләмендәге уңышлары хакында еш ишетергә туры килә. Инде менә Яңа 2018 елны да җиңү белән башлап җибәрде алар. 6-7 гыйнвар көнне Чувашиянең Яңа Чабаксар шәһәрендә Россия Федерациясенең атказанган тренеры А. Улагин истәлегенә узган ярышларда тимераякчыларыбыз янә алдынгы урыннарга лаек булдылар. Асия Мадаминова һәм Карина Җиһаншина – алтын, Айназ Билалиев бронза медаль яуладылар. Шулай ук бер катнашучыбыз Айнур Билалиев 6 урынга иреште. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International