29-30 декабрь һәм 4-5 гыйнвар көннәрендә Хуҗа Хәсән урта мәктәбенең 9 һәм 11 сыйныф укучылары Олы Кайбыч һәм Олы Подберезье урта мәктәпләре базасында рус теле һәм математика фәннәре буенча әзерлек имтиханнары тапшырды. Әлеге имтиханнар якынлашып килүче чын имтиханнарга әзерләнергә ярдәи итә. Укучылар төп һәм бердәм дәүләт имтиханнары бланкларын да тутырып карады, үз көчләрен сынады.