Районыбыз укучылары "Олимпка юл" республика олимпиадасында катнаша

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

8-17 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәренең “Дуслык” сәламәтләндерү һәм белем бирү комплексы базасында 6-11 сыйныфлар укучылары арасында математика, физика, химия, инглиз теле фәннәре буенча “Олимпка юл” дип аталган республика олимпиадасының йомгаклау этабы уза.

8-10 гыйнвар көннәрендә математика буенча районыбыздан Алинә Мифтахова (Олы Урсак урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы), Адилә Садыйкова (Олы Кайбыч урта мәктәбе, 7 сыйныф), Ранис Гаттаров (Иске Чәчкаб урта мәктәбе, 8 сыйныф), Алисә Фатыйхова (Олы Кайбыч урта мәктәбе, 9 сыйныф), Екатерина Нагоркина (Олы Подберезье, 10 сыйныф), Риназ Алкин (Олы Кайбыч, 11 сыйныф). Җитәкчеләре – Олы Кайбыч урта мәктәбенең математика укытучысы Миләүшә Сибгатуллина. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International