ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

19 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгы планы нигезендә “Баланың виртуаль тормышы: интернет – дусмы әллә дошманмы?” темасы буенча республика ата-аналар интернет – җыелышы узачак.

15 гыйнвардан Кайбыч район үзәк хастаханәсендә күчмә маммография эшли.

Бүген ягъни 17 гыйнвар көнне “Татарстан 24” телеканалында һәм “Бизнес ФМ” радиосында Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәте Идарәсенең (Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе) күчемсез милекне дәүләт теркәве һәм хокукларның физик затларга күчү бүлеге җитәкчесе Ада Зәйдуллина катнашында тапшырулар узачак. 

2018 елның 1 гыйнварыннан РФ төзелеш кодексына үзгәрешләр кертелде.

Кече Кайбыч авылының “Сандугач” балалар бакчасы нәниләре ярмалардан тәмле ботка гына түгел, ә искиткеч картиналар ясап булганлыгына да ышандылар.


16
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

14 гыйнвар көнне Россиядә балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокуларын яклау буенча комиссия төзелүгә 100 ел тулды.

Бүгенге көндә балалар сәламәтлегенә сак караш, аны ныгыту төп бурычларның берсе булып тора.

Кичә Хуҗа Хәсән урта мәктәбендә керәшен халык җырларын башкаручы яшьләр арасында “Туым җондызы” – “Рождественская звезда” фестиваль - конкурсның унынчы юбилей гала-концертында катнашып, лауреат исеменә лаек булган “Инешкәй” фольклор – ансамблен һәм 7 сыйныф укучысы Юлия Макарованы тәбрикләделәр. 

Олы Кайбыч авылының “Сандугач” балалар бакчасы ишегалдында кошлар өчен берничә җимлек урнаштырылды. 

Кайбыч муниципаль районы Мәлки авылында гомер кичерүче Евдокия Малова шушы көннәрдә 99 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International