Бүген ягъни 17 гыйнвар көнне “Татарстан 24” телеканалында һәм “Бизнес ФМ” радиосында Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәте Идарәсенең (Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе) күчемсез милекне дәүләт теркәве һәм хокукларның физик затларга күчү бүлеге җитәкчесе Ада Зәйдуллина катнашында тапшырулар узачак. Программа темасы – күчемсез милекне электрон рәвештә теркәү.
“Татарстан 24” телеканалында “Актуаль әңгәмә” тапшыруы 17. 30 сәгатьтә эфирга чыгачак. Туры эфир телефоны: 8(843) 511-99-66 яки 8-800-500-32-55. 20.30 һәм 22.30 сәгатьләрдә тапшыру кабатлап күрсәтеләчәк.
“Бизнес ФМ” радиосы Ада Зәйдуллина белән әңгәмәне тыңларга 12. 20, 14.20 һәм 16. 20 сәгатьләрдә көтеп кала. Радио 93.5 FM дулкынында эшли.
Матбугат хезмәте.