Кичә Хуҗа Хәсән урта мәктәбендә керәшен халык җырларын башкаручы яшьләр арасында “Туым җондызы” – “Рождественская звезда” фестиваль - конкурсның унынчы юбилей гала-концертында катнашып, лауреат исеменә лаек булган “Инешкәй” фольклор – ансамблен һәм 7 сыйныф укучысы Юлия Макарованы тәбрикләделәр. Светлана Бартязова җитәкчелегендәге әлеге ансамбль әгъзалары барысы да фестивальдән истәлекле бүләкләр белән кайтты. Котлыйбыз!