"Миләшкәй" балалар бакчасында "Сәламәтлек атнасы" проекты эшләнде

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Бүгенге көндә балалар сәламәтлегенә сак караш, аны ныгыту төп бурычларның берсе булып тора. Шул уңайдан Олы Кайбыч авылының “Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбиячеләре “Сәламәтлек атнасы” дип аталган проект әзерләде. Әлеге проектның девизы – “Сәламәтлегең турында бүген уйласаң, иртәгә син бәхетле”. Проект нигезендә һәр көннең үз структурасы билгеләнә: исеме, максаты, ә көн ахырында башкарылган эшләргә йомгак ясала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International