Кече Кайбыч авылының “Сандугач” балалар бакчасы нәниләре ярмалардан тәмле ботка гына түгел, ә искиткеч картиналар ясап булганлыгына да ышандылар. Алар дәрес вакытында карабодай ярмасыннан үз куллары белән күбәләк рәсеме ясады. Бөртеклеләр – аерым бер энергетикага ия табигый материал. Ярма белән эш барышында баланың бармак очларына массаж ясала, бу исә кулларны каләм тотарга, язарга әзерләүдә бик файдалы.