Бассейнда коенып, хатын-кызлар бик күп уңай заряд алдылар һәм бассейнга даими йөриячәкне хәл иттеләр. Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова әлеге файдалы чарага транспорт белән сәфәрне тәэмин итәргә вәгъдә бирде.
7-8 декабрьдә Мәскәүдә "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең XVIII съезды узачак. Съездда партиянең якындагы чорга өстенлекле бурычлары билгеләнәчәк, шулай ук «Бердәм Россия» Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү һәм партиянең үзәк органнары составында үзгәрешләр кертү буенча карарлар кабул ителәчәк .
Бүген, 6 декабрьдә, республиканың барлык районнары белән видеоконференция узды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәргән әлеге конференциядә РФ Федерация Советы һәм РФ элемтә министрлыгы вәкилләре белән берлектә телевидениенең яңа дулкынын кабул итүнең сәяси һәм тормыш зарурлыгына тагын бер кат басым ясалды.
Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рəхмəтуллин исеменнəн, Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты эшлəре белəн идəрə итүче Дания Бəдертдинова һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитəкчесе Рəмис Сафин тəбриклəделəр. Аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәрәкәтле, матур тормыш теләделəр.
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге, «тупланма пенсиягә өстәмә иминият кертемнәре һәм пенсия тупланмаларын формалаштыруга дәүләт ярдәме турында» 30.04.2008 елдагы 56-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру һәм 2018 елга дәүләттән өстәмә финанслауны гарантияле алу максатларында, тупланма пенсиягә өстәмә иминият взносларын түләү 2018 елның 25 декабренә кадәр башкарылды.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Яшел Үзән территориаль бүлеге, "кайнар линия" телефоны кысаларында һәм белгечләрнең эш урыннарында мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның кулланучылар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның актуаль мәсьәләләре буенча инвалидларга консультацияләр үткәрүне оештыра.
Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рəхмəтуллин исеменнəн, Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты эшлəре белəн идəрə итүче Дания Бəдертдинова һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитəкчесе Рəмис Сафин тəбриклəделəр. Аңа сәламәтлек, бәрәкәтле, матур тормыш теләделəр.
2018 елның 6 декабрендә Кайбыч муниципаль районында Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәфигуллина булып китте.
5 декабрьдә "Инвалидлар Декадасы" кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кайбыч муниципаль районындагы "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль яклау бүлеге белән берлектә инвалидлар хокукларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча "хокукый кунакханә" оештырды.
2018 елның 1 декабреннән боз шугалагында тимераякта шуу һәркемгә дә ачык.