Кайбыч районына Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәфигуллина килде

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

2018 елның 6 декабрендә Кайбыч муниципаль районында Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәфигуллина булып китте. Планлы визит кысаларында ул район җитәкчелеге белән очрашты.

Гражданнар һәм эшмәкәрләр өчен кабул итү оештырылды, аның барышында һәркем монополиягә каршы хезмәткә үзләрен борчыган сораулар бирә, Идарәнең йогынтысы өлкәсендә булган аңлаешсыз моментларны ачыклый алды. Кабул итү кысаларында кергән барлык сорауларга да җитәкче урынбасары җентекле җаваплар һәм аңлатмалар бирде.

Моннан тыш, Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе вәкиле Олы Кайбыч мәктәбендә ачык дәрес үткәрде, анда укучыларга монополиягә каршы органнар эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләүче видеороликлар күрсәтте, идарәнең иң якты һәм кызыклы эшләре мисалларын китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International