5 декабрьдә "Инвалидлар Декадасы" кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кайбыч муниципаль районындагы "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль яклау бүлеге белән берлектә инвалидлар хокукларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча "хокукый кунакханә" оештырды.
Чара кысаларында төрле ведомство – сәламәтлек саклау, социаль яклау, пенсия фонды, мәгариф бүлеге, социаль иминият фонды белгечләре мөрәҗәгать иткән гражданнар өчен консультацияләр үткәрделәр. Очрашу тематикасы киң иде.