Роспотребнадзор инвалидлар хокукларын яклау көненә багышланган консультация үткәрәчәк

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

           Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Яшел Үзән территориаль бүлеге,  "кайнар линия" телефоны кысаларында һәм белгечләрнең эш урыннарында мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның кулланучылар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның актуаль мәсьәләләре буенча инвалидларга консультацияләр үткәрүне оештыра.

            Әлеге чара 2018 елның 7 декабреннән 10 декабренә кадәр 09.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр (шимбә, якшәмбе – ял көннәре) Халыкара инвалидлар хокукларын яклау көненә багышлап үткәреләчәк.
             Консультацияләрне түбәндәге телефоннар буенча алырга мөмкин: - Яшел Үзән территориаль бүлегенең 8 (84371) 5-62-07, 5-63-05 телефоннары буенча, яки ТР, Яшел Үзән шәһәре, Засорин урамы, 24 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итеп.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International