ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2019 ел
җомга

20 июньдә Казанда "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге конференциясе узды. Конференция «Республика файдасына – һәркем мәнфәгатьләрендә» сайлау алды программасын раслады һәм алтынчы чакырылыш республика Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар тәкъдим итү турында карар кабул итте. Конференциядә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
 


20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Кече Кайбыч авылында яшәүче Хафизова Гайшә Карибулла кызы үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова котлады, Гайшә Карибулла кызына ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде, шулай ук район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
 

Бүген Мөрәле авылында яшәүче Наилә Хәмидуллина үзенең 99 нчы туган көнен билгеләп үтә. Район башлыгы исеменнән юбилярны котларга район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова, Пенсия фонды идарәсенең клиентлар хезмәте бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Зиннурова һәм авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин килделәр, алар Наилә Мөхәммәтшә кызына ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Бүген Мәлки авылында яшәүче Горшкова Клара Кузьминична үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны Район Башлыгы исеменнән Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков котлады, Клара Кузьминичнага ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм иминлек теләде, шулай ук район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
 

Күчемсез милек сатып алырга яки сатарга планлаштырган гражданнарга үз фатирының, йортның яки участокның тулы характеристикалары яки теләсә кайсы күчемсез милек объекты турында һәркем файдалана алырлык мәгълүмат кирәк булырга мөмкин: милекче кем, йөкләмә бармы, аның кадастр бәясе нинди һәм башкалар.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2019 елның 1 июленнән гражданнарның акчаларын җәлеп итүче Россиянең барлык төзүчеләре эскроу-счетлар кулланып өлешләп торак төзү схемасына күчәргә тиеш. Өлешчеләрнең акчалары махсус банк счетына күчерелергә тиеш, девелоперлар әлеге акчаларны сатып алучыларга тапшырганчы ала алмый, ә банк кредитларына төзиячәк. Иң мөһим моментларның берсе-2019 елның 1 июленнән соң, хәзерге вакытта төзелә торган объектларда да, счетлардан файдаланып, фатирларны гамәлгә ашырырга туры киләчәк.
 


19
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм»ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгак ясау турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 250 млн. сум тәшкил иткән, шуларның 145 млн.сумы федераль бюджеттан, ә 105е – республика бюджетыннан бүлеп бирелгән.
 

Бүген Татарстан Росреестры «Россия» ДТРК төшерү төркеме белән берлектә кичке яңалыклар өчен теплицаларны теркәү буенча сюжет әзерләде. Спикер булып Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева чыгыш ясады.
 

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен "Үз белдеклелек белән бәйле мәсьәләләрне хокукый җайга салу" темасына үткәрелгән видеоконференциядә катнашты.
 


18
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Сезне Эчке эшләр органнары эше белән таныштырырга, хезмәт шартлары һәм үзенчәлекләре турында сөйләргә телибез.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International