"Яшь фермерларга ярдәм" программасы буенча грантлар бирү өчен КФХ проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалды

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

          Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм»ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгак ясау турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 250 млн. сум тәшкил иткән, шуларның 145 млн.сумы федераль бюджеттан, ә 105е – республика бюджетыннан бүлеп бирелгән.
           Конкурска гариза биргән 132 крестьян (фермер) хуҗалыгы арасыннан 36 муниципаль районнан 105 КФХ грантка ия булды.
           Җиңүчеләр арасында Кайбыч районыннан өч фермер да бар - Садриева Розалия (Колаңгы) «26 башка исәпләнгән сөт терлекчелеге» проекты, Сәлахетдинова Гөлшат (Морза Берлебаш авылы) «26 башка исәпләнгән сөт терлекчелеге» проекты һәм Сайранов Рушан  (Кошман авылы) "5 мең башка кошчылык (бройлер)" проекты белән. Җиңүчеләргә киләчәктә фермер хуҗалыкларын үстерү һәм җитештерүне киңәйтү телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International