ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

23 июнь көнне Федоровское авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Рус каенкае" бәйрәме үткәрделәр. Каен Россия символы булып санала. Аның турында күп җырлар һәм күп шигырьләр язылуы гаҗәп тә түгел. Бу көнне каенлык төрле төстәге тасмалар белән бизәлде, җырлар җырланды, әйлән-бәйлән уйналды, балаларга, яшьләргә бәйрәм традицияләре аңлатылды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы (алга таба – министрлык) түбәндәгеләрне хәбәр итә.
 


25
июнь, 2019 ел
сишәмбе

29 июнь көнне 20: 00 Олы Кайбыч авылының "Сабантуй" ял паркында Яшьләр көне уңаеннан дискотека узачак.
 

2019 елның 25 июненнән 29 июненә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы саклана (4 сыйныф).
 


24
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

20 июньдә, "АК БАРС" Банк  акционерларының еллык гомуми җыелышында, ТР Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында "Кайбыч №1" сату офисы җитәкчесе Хафизова Илсөя Альберт кызы үз хезмәте өчен югары танылу алды һәм аңа "АК БАРС" Банк атказанган хезмәткәре исеме бирелде. Шулай ук аңа медаль һәм тиешле таныклык тапшырылды.
 

25 июньдә 11.00 дән 12.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе «Росреестрның Федераль кадастр палатасы» ФДБУнең Татарстан Республикасы буенча филиалы белән берлектә хокукларны теркәү һәм кадастр исәбе мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә.
 

          Бүген Кайбыч сырхауханәсенең хирургия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Насретдинова Рәзидә Рәфыйк кызы үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Баш табиб Гөлнара Сафиуллина, сырхауханә коллективы юбилярны котладылар, аңа нык сәламәтлек, эшләрендә уңышлар теләделәр.
          Сәламәтлек саклау системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен Рәзидә Рәфыйк кызы Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
 

2019 елның 27 июнендә "Россия юристлары ассоциациясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан бердәм түләүсез юридик ярдәм көнен үткәрү планлаштырыла. Чараны бөтен эш көне дәвамында республика районнарында һәм шәһәрләрендә 8:00 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр (Казан шәһәрендә 9:00 сәгатьтән 16:30 сәгатькә кадәр) консультантларның сменалы составы белән төшке ашка тәнәфессез үткәрү планлаштырыла: - "Бердәм РОССИЯ" партиясе рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә»; - «Бердәм РОССИЯ» партиясе район (шәһәр) бүлекләренең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләрендә-Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә. Халыкка түләүсез юридик ярдәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, «Татарстан Республикасының техник инвентаризация бюросы» АҖ, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре тарафыннан күрсәтеләчәк.
 


22
июнь, 2019 ел
шимбә

21 июнь көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев җитәкчелегендә Казан аграр университетының халык театры студентлары "Йөрәк гафу итәрме" спектакле белән чыгыш ясады. Спектакль беркемне дә битараф калдырмады. Тамашачылар, чыннан да, актерларның уенын лаеклы бәяләделәр.
 

21 июньдә Кайбыч районында Хәтер һәм кайгы көненең бер өлешенә әверелгән «Хәтер шәме» патриотик акциясе узды. Акция 21.00 сәгатьтә район үзәгендә Җиңү һәйкәле янында башланды.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International