20 июньдә Казанда "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге конференциясе узды. Конференция «Республика файдасына – һәркем мәнфәгатьләрендә» сайлау алды программасын раслады һәм алтынчы чакырылыш республика Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар тәкъдим итү турында карар кабул итте. Конференциядә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Кандидатлар тәкъдим итү буенча «Бердәм Россия» конференциясендә 500 дән артык кеше катнашты, шул исәптән партиянең 45 җирле бүлегеннән 201 делегат, алар арасында Альберт Рәхмәтуллин - партиянең җирле бүлеге секретаре, Кайбыч районы башлыгы һәм Рушания Лотфуллина - партиянең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре катнашты.