Бүген Мөрәле авылында яшәүче Наилә Хәмидуллина үзенең 99 нчы туган көнен билгеләп үтә. Район башлыгы исеменнән юбилярны котларга район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова, Пенсия фонды идарәсенең клиентлар хезмәте бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Зиннурова һәм авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин килделәр, алар Наилә Мөхәммәтшә кызына ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр, бүләкләр тапшырдылар.