ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2019 ел
җомга

Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Матбугат хезмәте белән берлектә Авыл тематикасы буенча ел саен үткәрелә торган «Минем җирем Россия-2019» мәгълүмати – проектларының Бөтенроссия конкурсын уздыру турында игълан итә.
 

Россиядә салым түләүче Алексей Белов белән ТР Икътисад министрлыгы арасында алюминий профильеннән дөрес табличкалар ясау һәм монтажлау буенча беренче контракт төзелгән. Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итә.
 


4
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Лаеш  муниципаль районында  “Татарстанда  кыр  көне – 2019” күргәзмәсенең  эшлекле  программасы кысаларында  машина  белән  сыер  савучы  иң  яхшы  операторларны ачыклау  буенча 46 нчы республика конкурсы узды.  

2019 елның 27-28 июнендә Казан шәһәрендә «Татарстан-Яңа гасыр» хәрәкәте инициативасы буенча оештырылган "интернет - киңлектә кеше"дигән фәнни-гамәли конференция узды. Конференциядә фәнни хезмәткәрләр, югары уку йортлары укытучылары, докторантлар, аспирантлар, гамәли хезмәткәрләр, хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.  Конференциядә безнең районнан "Татарстан - Яңа гасыр" территориаль бүлекчәсе Советы рәисе Александр Акрымов катнашты.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 4 июльгә районда 11760 гектар мәйданда күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабу эшләре тәмамланган. Хәзерге вакытта районның авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 3100 тонна печән, 39000 тонна сенаж һәм 58 тонна яфрак азыгы әзерләнгән.
 

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе республика районнарында яшәүче гражданнар өчен ай саен күчмә консультацияләр үткәрә. Гамәлдәге практика буенча территориаль бүлекләрдә гражданнарны идарә җитәкчесе урынбасарлары кабул итә. Аны үткәрү вакытында гражданнар хокукларны яки кадастр исәбен дәүләт теркәвенә алуны гамәлгә ашырганда барлыкка килгән теге яки бу проблемалы вәзгыятьне, шулай ук идарә эшчәнлеге белән бәйле башка мәсьәләләрне хәл итүдә юридик ярдәм алу мөмкинлегенә ия.
 

3 июльдә "Татарстанда кыр көне – 2019" кыр форматындагы күргәзмә-форум эше дәвам итте.  Анда безнең районнан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, баш инженер, зоотехниклар, хуҗалык агрономнары, икътисадчылар һәм баш бухгалтерлар катнашты.
 

Бүген 10:00 сәгатьтә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының XII киңәйтелгән утырышы узачак.
 

Күчемсез милекне рәсмиләштергәндә, мәсәлән, сату-алу килешүләрен төзегәндә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан (ЕГРН) өземтә хаталар белән очрашырга мөмкин. Хәзерге вакытта ЕГРНнан өземтә-күчемсез милек турында мәгълүмат тупланган универсаль һәм иң дөрес документ. Ә өземтә хата-бу бик күңелсез хәл, әмма аны хәл итәргә була.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International