Хәзерге вакытта Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Кадастр палатасы тарафыннан ГКН һәм ЕГРП УИСЛАРЫНДАГЫ җитешсезлекләрне ачыклау буенча уртак эш алып барыла.
8 июль көнне Ульянково авылының мәдәният йортында Гаилә көненә багышланган концерт булып узды. Әлеге бәйрәмгә күп еллар бергә гомер итүче гаиләләр чакырылган иде.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хәбәр иткәнчә, 2019 елның 9 июлендә Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты белгече кулланучылар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның актуаль мәсьәләләре буенча халыкка консультация бирәчәк.
Бүген, 8 июль көнне Олы Кайбыч авылының «Рәйхан» кафесында гаилә бәйрәме, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү булып узды. Чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты.
5 июль көнне Олы Кайбычта Идел аръягы зонасының район электр челтәрләре коллективлары катнашында Сабантуй булып узды. Бәйрәм Кайбыч РЭСы хезмәткәрләре тарафыннан башлангыч профсоюз оешмасының финанс һәм оештыру ярдәме белән оештырылды. Елдан-ел предприятиедә Сабантуй бәйрәме матур традициягә әверелде.
Хөрмәтле кайбычлылар! Сезне гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм! Безнең илдә бу бәйрәм гаилә бәхетен, гаилә тугрылыгын һәм мәхәббәтне чагылдыра.
Шулай итеп, Күшкүл авылында «Кичке уен» халык бәйрәмен Күшкүл мәдәният хезмәткәрләре Турминское авыл клубы һәм Хуҗа Хәсән авыл мәдәният йорты белән тыгыз хезмәттәшлектә үткәрделәр. Бәйрәмдә мәдәният-ял учреждениеләренең клуб оешмаларында катнашучылар актив катнашты. Бәйрәмдә Чуашстан Республикасыннан килгән кунаклар да бар иде. Балалар һәм яшүсмерләр күңелле уеннарда, әйлән-бәйләндә бик теләп катнаштылар.
Җир кишәрлекләре урман фонды кишәрлекләре белән Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе каршындагы дәүләт реестрларында кисешүләрне бетерү максатыннан Росреестрның ТР буенча идарәсе, Кадастр палатасы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР Росимущество, Рослесинфорг, Рослесхоз һәм башка дәүләт хакимияте органнары вәкилләре керә торган махсус ведомствоара эшче төркем эшләвен дәвам итә.
6 июль көнне Ләмбер районының Аксеново авылында торак пунктның 350 еллыгына багышланган "Сабантуй" милли-фольклор бәйрәме булып узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә район Советы һәм башкарма комитеты вәкилләре, агросәнәгать, мәдәният, сәүдә хезмәткәрләре, Кайбычның талантлы яшьләре, спортчылар, җирлек башлыклары, Кошман мәктәбе укытучылары катнашты.
Бүген Шуширмә авылында яшәүче Хәмидуллина Тәнзилә Гайфулла кызы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров котлады, Тәнзилә Гайфулла кызына нык сәламәтлек, озын гомер теләде, шулай ук аңа район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.