Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 4 июльгә районда 11760 гектар мәйданда күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабу эшләре тәмамланган. Хәзерге вакытта районның авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 3100 тонна печән, 39000 тонна сенаж һәм 58 тонна яфрак азыгы әзерләнгән.