2019 елның 27-28 июнендә Казан шәһәрендә «Татарстан-Яңа гасыр» хәрәкәте инициативасы буенча оештырылган "интернет - киңлектә кеше"дигән фәнни-гамәли конференция узды. Конференциядә фәнни хезмәткәрләр, югары уку йортлары укытучылары, докторантлар, аспирантлар, гамәли хезмәткәрләр, хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. Конференциядә безнең районнан "Татарстан - Яңа гасыр" территориаль бүлекчәсе Советы рәисе Александр Акрымов катнашты.