Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хәбәр иткәнчә, 2019 елның 9 июлендә Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты белгече кулланучылар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның актуаль мәсьәләләре буенча халыкка консультация бирәчәк.
Әлеге чара 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Кайбыч районының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәге филиалы бинасында узачак, адресы: ТР, Кайбыч районы, Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 15 йорт.