Кайбычта энергетиклар Сабантуе узды

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

          5 июль көнне Олы Кайбычта Идел аръягы зонасының район электр челтәрләре коллективлары катнашында Сабантуй булып узды. Бәйрәм Кайбыч РЭСы хезмәткәрләре тарафыннан башлангыч профсоюз оешмасының финанс һәм оештыру ярдәме белән оештырылды. Елдан-ел предприятиедә Сабантуй бәйрәме матур традициягә әверелде.

          Чара Буа электр челтәрләре директоры Айрат Җиһаншин, ППО рәисе Надежда Быченкова һәм Кайбыч район электр челтәре начальнигы Равил Вишняковның сәламләү сүзләре белән башланып китте. Кунакларны район башлыгы исеменнән Алексей Макаров сәламләде. 

          Аннан соң бәйрәм җыр һәм уеннар белән дәвам итте. Предприятиенең барлык хезмәткәрләре дә бу бәйрәмнән канәгать калды, алар уңай эмоцияләр алдылар. Хезмәткәрләр үзләрен күңелле һәм актив кешеләр итеп күрсәттеләр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International