Кайбычта юбилей даталарын билгеләп үткән гаилә парларын хөрмәтләделәр

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

          Бүген, 8 июль көнне Олы Кайбыч авылының «Рәйхан» кафесында гаилә бәйрәме, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү булып узды. Чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты.
          Әлеге чарага 50, 55 һәм 60 ел бергә яшәгән парлар чакырылган иде. Бу "бриллиант" юбилярлар: Байморзадан Гурий һәм Зәсимә Молчановлар, Имәнле-Бортас авылыннан Хабир һәм Сәйдә Гайфуллиннар, зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче парлар – Кече Кайбычтан Шәүкәт һәм Фәүзия Гомәровлар, Имәнле-Бортас авылыннан Забихулла һәм Галия Нигъмәтуллиннар, шулай ук «алтын» юбилярлар Геннадий һәм Нина Макаровлар, Анатолий һәм Вера Чекмаревлар, Мөрәле авылыннан Сәлимулла һәм Гөлсинә Сәлаховлар, Кече Кайбычтан - Әсхәдулла һәм Фәридә Яруллинналар, Нәбиулла һәм Мәдинә Сабитовлар, Кошманнан Рәфыйк һәм Рүзия Хәйретдиновлар, Каргалы авылыннан Александр һәм Людмила Сорокиннар, Мәлкидән Александр һәм Гавриловлар, Чүтидән Ярхаметдин һәм Минисә Шәмсетдиновлар.

           Юбилярларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде һәм котлады.  –Сез иң бәхетле кешеләр, чөнки шуның кадәр яшәүне мин зур байлык дип саныйм. Сез безнең өчен үрнәк. Ходай безгә дә шундый тормыш юлын узарга насыйп итсен, - диде Альберт Илгизәр улы.
           Бәйрәм барышында 50 ел бергә гомер иткән Шәмсетдиновлар гаиләсе "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале белән бүләкләнде.
           Чара район мәдәният йорты хезмәткәрләре башкаруында концерт номерлары белән дәвам итте.

            Бәйрәм ахырында барлык парларга да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды.

           Фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/5405887.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International