Бүген Олы Кайбыч авылы мәчетендә «Татарча диктант» белем бирүне тикшерү буенча бөтендөнья белем бирү акциясе узды. Барлыгы 18 кеше үз көчләрен Татарча диктант язуда сынап карады. Акциядә катнашучылар танылган татар язучысы Роберт Миңнуллин «Мин кулыма китап алам» әсәреннән өзек яздылар.
15-18 октябрь көннәрендә «Регина» кунакханәсендә (Петровский бистәсе) «#75шаг»Җиңү волонтерларының йомгаклау белем бирү форумы узды.
Бүген Кайбыч районында «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе узды. Роберт Миңнуллинның "Мин кулыма китап алам" әсәре буенча татар теле диктанты районның 18 мәктәбендә язылды. Ул Олы Кайбыч мәктәбендә дә узды, анда 102 кеше катнашты. Диктант язучылар арасында район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин һәм башка җитәкчеләр бар иде.
Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч районының булачак солдатлары өчен Призывниклар көне узды. Чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары, подполковник Илшат Паймурзин, «Юнармия» штабы начальнигы, Кораллы Көчләр ветераны, отставкадагы майор Илһам Хөснетдинов, Кораллы Көчләр ветераны Хәбир Нәбиуллин, хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның әти-әниләре катнашты.
«Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, кадерле ветераннарыбыз! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Сез халык хуҗалыгы һәм кешеләр өчен гаять мөһим һәм кирәкле хезмәт башкарасыз. Яхшы юллар - бик күп эш һәм башлангычларда уңышның күп өлешен тәэмин итүче фактор ул. Районда юл төзелешенә, аны ремонтлауга зур игътибар бирелә. Максатыбыз - барлык торак пунктларда да юлларны тәртипкә китерү, авыллар арасында юллар салу. Юлчыларның хезмәте җиңелдән түгел. Төрле һава шартларында, көнне төнгә ялгап эшләргә туры килә, әмма сез сынатмыйсыз. Намуслы тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Юл төзүчеләргә яңадан-яңа үрләр, тигез юллар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм уңышлар телим».
18 октябрь көнне Олы Подберезье урта мәктәбе укучылары Кайбыч ягы музеенда булдылар. Укучылар бик теләп экспонатларны карадылар. Балаларга бигрәк тә безнең якның хайваннар һәм кошлары тәкъдим ителгән зал ошады, шулай ук ата-бабаларыбызның көнкүрешен аңларга һәм күрергә ярдәм иткән йорт аеруча зур кызыксыну уятты.
Бүген, ТР территориясендә «Өлкән буын гражданнарына системалы ярдәм күрсәтү һәм тормыш сыйфатын күтәрү программасын эшләү һәм тормышка ашыру» региональ проектының чараларын тормышка ашыру чикләрендә, Кайбыч үзәк район хастаханәсенә эш визиты белән район Советы Аппараты җитәкчесе Рәмилә Айзатуллова, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече Рамил Мөхәммәтдинов һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау ярдәме бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Ирина Ярцева килеп киттеләр. Алар гериатрия Кабинеты эшендә консультатив ярдәм күрсәттеләр һәм булган гериатрия Кабинеты һәм гериатрия палатасы белән таныштылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы булышлыгы белән үз эшен ачкан һәм аягында нык торучы, туган авылында үзенең яраткан эше белән шөгыльләнүче фермерлар һәм яшь эшкуарлар бар. Шундыйларның берсе – Кайбыч районыннан фермер Павел Муклуков. 2013 елда ул “Яңа эш башлаучы фермер” программасы буенча җиләк-җимеш культуралары үстерүгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан 1,2 млн күләмендә грант алды, ә бүген ул татарстанлыларны хәтта октябрь аенда яңа җыелган кура җиләге белән сөендерә.
Бүген Кайбыч хастаханәсенең участок шәфкать туташы Татьяна Сәгъдиева үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Район башлыгы исеменнән юбилярны район Башкарма комитетының эшләре бедән идарә итүчесе Дания Бәдертдинова котлады. Шулай ук бу көнне Татьяна Александровна Кайбыч үзәк район хастаханәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллина һәм үзенең хезмәттәшләре исеменнән дә котлаулар кабул итте.
2019 елның 15 октябрендә Кайбыч муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең актив әгъзалары, җәмәгать тәрбиячеләре составындагы делегация ел саен уздырыла торган «Татарстан Республикасының балигъ булмаган балаларының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.