Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре” республика конкурсына гаризалар кабул итә башлады, ул авылда квалификацияле хезмәткәрләрнең статусын һәм абруен күтәрү максатында оештырыла.
Роспотребнадзор хәбәр иткәнчә, 2019 елның 22 октябрендә Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты белгече тарафыннан кулланучылар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның актуаль мәсьәләләре буенча халыкка консультацияләр үткәреләчәк.
19 октябрь көнне Надеждино күп функцияле үзәгендә Көзге бал булып узды. Кич буе "Барыня" ансамбле башкаруында кызыклы конкурслар, уеннар, мәзәк күренешләр һәм җырлар халыкка күңелсезләнергә ирек бирмәделәр. Кичә барышында көз королен һәм королевасын сайладылар. Чарада катнашучылар күтәренке күңел алдылар.
20 октябрьдә кайбычлылар безнең район егетләре хезмәт иткән хәрби частьта Ульяновскида булып кайтты. Анда солдатлар өчен район мәдәният йорты коллективы, яшь армиячеләр һәм администрация хезмәткәрләре катнашында концерт оештырылды. Бу көнне частька солдатларның әти-әниләре дә килгән иде.
18-20 октябрьдә Чувашия Республикасының Яңа Чабаксар шәһәрендә WKC версиясе буенча Россия каратэ федерациясенең X Кубогына турлар узды. Кубокта, Кайбыч районын яшь каратистлар, Владислав Васильев җитәкчелегендә шөгыльләнүчеләр - Никита һәм Владислав Козловлар тәкъдим итте. Алар команда кумитэ бүлегендә 12-13 яшьлекләр арасында 1 урынны яуладылар. Без аларны котлыйбыз!
Шушы көннәрдә район Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов, "Экология, мәдәният, мәгариф "мәктәптән тыш эшләр үзәге" директоры Айрат Кәлимуллин, Кайбыч метеостанциясе җитәкчесе Рания Садриева туган көннәрен билгеләп үттеләр. Шул уңайдан, юбилярларны бүген эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады, барысына да сәламәтлек, эшләрендә уңышлар һәм иминлек теләде.
Бүген Кайбыч муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.
2019 елның 30 октябрендә 15 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе балигъ булмаганнарга карата хокукка каршы гамәлләр, гражданнарның хезмәт өчен түләүгә һәм медицина ярдәменә конституцион хокукларын бозу, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Россия Тикшерү комитетының Югары Ослан районара тикшерү бүлегендә тикшерү органнары компетенциясенә караган башка мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итәчәк.
Хөрмәтле Альберт Илгизәрович! Район Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйм!
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан Хөкүмәт телеграммасы килде.