ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2019 ел
җомга

World Urban Parks-2019 бөтендөнья конгрессы Казанда 18-20 октябрьдә узачак. Аны World Urban Parks (WUP) Халыкара Ассоциациясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте Россия Төзелеш министрлыгы ярдәме белән оештыра.
 

Бүген Олы Кайбыч авылында "ТАТАВТОДОР" АҖ Апас филиалының Кайбыч юл ремонт-төзелеш участогы территориясендә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган чара узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, әлеге оешма начальнигы Илгиз Сабиров, шулай ук оешма коллективы катнашты.
 


17
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 17 октябрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы кооперативлары белән СПоК әгъзаларын җәлеп итү турында киңәшмә узды.
 

Көзге Бөтенроссия консультацияләр атнасы барышында бөтен илдән 3,5 меңнән артык күчемсез милек хуҗасы сорауларга җавап алды. Күчемсез милек белән алыш-бирешләрне үткәрү мәсьәләләре буенча консультацияләр телефон кайнар линияләре һәм турыдан-туры кертүләр, филиаллар офисларында һәм төбәк КФҮ мәйданнарында Федераль кадастр палатасы экспертлары тарафыннан үткәрелде.
 

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә шикәр чөгендере 630 га мәйданда (планның 20% ы) җыелган, 22050 тонна татлы тамыр җыелган, уңдырышлылык-350 ц/га.
 

9 октябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов катнашында Машина төзүчеләр көненә багышланган чара узды. Анда катнашырга тармак предприятиеләре һәм техник түгәрәкләрдә җиңүчеләр чакырылган иде. Кайбыч районыннан «Экология, мәдәният, мәгариф» мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән Сирин Гарифуллин чакырылды һәм тантаналы рәвештә «техник түгәрәкләр һәм балалар иҗаты үзәкләре җитәкчеләре» номинациясендә җиңүче дипломы һәм планшет белән бүләкләнде.
 

"Авыл денс" бию коллективы Казанда "Шаян ТВ" телеканалы тапшыруын төшерүдә катнашты. Районыбызның яшь талантларының чыгышын 18 октябрь көнне 6.30, 12.30, 18.30 һәм 00.30 сәгатьтә карагыз.
 

2019 елның 11-13 октябрендә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Костер» Республика балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә экологик юнәлешле активистларның «Бер команда бул» республика сменасы булып узды.
 

15 ноябрьдә «Әкият» Татар дәүләт курчак театры «Өрә белмәгән көчек» спектакле белән Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында чыгыш ясаячак.


16
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Кайбыч мөхтәсибәтенең үзәк мәчетендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашында якшәмбе мәктәпләре имам-хатыйблары һәм укытучылары җыелышы узды. Төп тема Кайбыч районы мәчетләре каршында якшәмбе мәктәпләрендә дәресләр оештыру иде.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International