2 декабрьгә кадәр гражданнарга физик затлар милкенә салым, җир салымы, транспорт салымы, физик затлар керемнәренә салым, салым агенты тотып калмаган затлар кеременә салым түләргә кирәк.
Билгеләнгән тәртиптә хезмәткәр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәгән һәм «соры» хезмәт хакы биргән эш бирүчеләр төрле фондларга акча күчерми. Моннан киләчәктә лаеклы пенсиягә дәгъва итә алмаган хезмәткәрләр зыян күрә. Хөрмәтле район халкы! Мондый эш бирүчеләр турында «Соры хезмәт базары» юнәлеше буенча «Халык контроле»нә хәбәр итәргә кирәк.
26 октябрьдә "Экология, мәдәният, мәгариф "мәктәптән тыш эшләр үзәге" өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесендә "Юнармия" җирле бүлекчәсенең IV слеты үткәрелде. Бу көнне районның 17 отрядыннан, мәктәп этабы олимпиадасында 1, 2, 3 урыннарны яулаган яшь армиячеләр, Россиянең Хәрби тарихын белү буенча олимпиаданың муниципаль этабында катнаштылар. Аларның эшләре тикшерелә һәм тиздән билгеле булачак. Олимпиадада катнашучыларның барысына да дипломнар тапшырылды.
«Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге юристы Светлана Абросимова «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында Кайбыч районы ветераннары рәисе Рушания Лотфуллина белән берлектә өлкән буын кешеләре белән «өлкәннәрне мошенниклардан ничек сакларга» дигән темага түгәрәк өстәл оештырды.
25 октябрь көнне район мәдәният йортында "Көзге кәеф" конкурс-күңел ачу программасы булып узды. Чара район мәдәният бүлеге тарафыннан оештырылды. Анда мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, шулай ук Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе катнашты.
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча: якындагы 1-3 сәгатьтә, көн дәвамында һәм кич белән 2019 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы буенча урыны белән көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 25 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
2019 елның 25 октябрендә Кайбыч районы прокуроры Алмаз Сөләйманов рәислегендә җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча координация эше кысаларында балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды.
26-27 октябрь көннәрендә Казанда "Наше время-Безнең заман" VII эшче яшьләр иҗаты республика телевизион фестивале узды.
Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин 2019 елның 28 октябреннән 10 ноябренә кадәр кыска вакытлы ялда. Отпуск чорында район башлыгы вазифаларын башкару аның урынбасары Рәмис Хәялиевка йөкләнгән.
Бүген Кече Кошман авылында сугышчы-интернационалист Фәнис Миңнуллин истәлегенә мемориаль такта ачылды. Такта аның туган йорты фасадына куелган иде.