Бүген Кече Кошман авылында сугышчы-интернационалист Фәнис Миңнуллин истәлегенә мемориаль такта ачылды. Такта аның туган йорты фасадына куелган иде.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Әлеге түләунең күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.
Афанасьевка авыл клубында мәдәният хезмәткәрләре "Көзге бал" кичәсен үткәрделәр. Зал көзге яфраклар, агач ботаклары белән бизәлгән иде, аяк астында көзге матур яфраклар шөреп торды. Һәркемнең кәефе күтәренке иде. Балалар барлык уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар: көзге табышмаклар, мәкальләр чиштеләр. Барлык актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.
23 октябрь көнне чүти урта мәктәбе базасында "Яшь педагогларның һөнәри үсешендә методик эшнең роле" дигән темага район семинары булып узды. Анда район мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, мәгариф идарәсенең укыту-методик эшләр буенча урынбасары Светлана Петрова, шулай ук район мәктәпләренең укыту эшләре буенча директор урынбасарлары катнашты.
Бүген Казанда ("Татнефть Арена") "Минем бизнес" эшкуарлык компетенцияләрен үстерү буенча иң зур форум-интенсив узачак.
23 октябрь көнне 1-2 сыйныф укучылары башлангыч сыйныф укытучылары Людмила Лукина һәм Валентина Ильина җитәкчелегендә Кайбыч ягы музеенда булдылар. Укучылар өчен экскурсия оештырылды. Алар экспонатларны бик кызыксынып карадылар. Балаларга бигрәк тә безнең якның хайваннар һәм кошлары тәкъдим ителгән зал ошады, шулай ук ата-бабаларыбызның көнкүрешен аңларга һәм күрергә ярдәм иткән йорт аеруча зур кызыксыну уятты.
Шушы көннәрдә "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексы кассиры Бикаева Гөлнур Герфан кызы үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Фәрит кызы Петухова котлады, аңа Рәхмәт хаты тапшырды һәм нык сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, иминлек теләде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017 - 2020 елларга крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу өчен өстәмә конкурс уздыру турында игълан итә.
Юк ителгән күчемсез милек объектларына милек салымын түләү салым түләүчеләрдә шактый сораулар уята. Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы экспертлары юкка чыгарылган объектларны исәптән төшерү механизмын аңлаттылар.