Кайбыч районының эшләүче яшьләре "Наше время-Безнең заман" проектында 3 нче урынны яулады

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

          26-27 октябрь көннәрендә Казанда "Наше время-Безнең заман" VII эшче яшьләр иҗаты республика телевизион фестивале узды.
          Конкурста безнең район "Хореография" һәм "Музыка" номинацияләре буенча катнашты. Зөһрә Лотфуллина, Ленар Баһавиев, Диләрә Миршинова, Илназ Ибраһимов, Айсылу Нәфыйкова, Рәмис Закиров, Евгений һәм Карина Шутько, Альбина Якупова, Рафаэль Нигъмәтуллин, Зөлфия Сабирова, Фәнил Җамалетдинов составындагы хореография коллективы татар рок-н-ролы стилендәге композицияне тәкъдим итте.
           Конкурс нәтиҗәләре буенча, "Хореография" номинациясендә безнең районның хореография коллективы 3 нче урынны алды һәм фестивальнең суперфиналына чакырылды, ул 13-16 ноябрьдә Казан шәһәренең В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексының концертлар залында узачак. 

            Без аларны котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International