31 октябрьдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы экспертлары "Исәнмесез!" Яңа Гасыр телеканалында.
22-23 ноябрьдә «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы Авыл яшьләре» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсы узачак. Конкурсны оештыручылар - «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров һәм республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнашында минераль ашламалар, нефть продуктлары һәм аграр товарлар биржасында сату механизмнарын үстерү мәсьәләләре буенча семинар узды.
30 октябрьдә Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бу Россия халкының тарихи хәтеренең мөһим Көне.
28 октябрь көнне Казан шәһәренең мәдәни-ял итү комплексында Ленин урамында Ленин Комсомолы төзелүгә 100 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.
Кече Мәме авыл җирлегендә репрессияләнүчеләрнең өч әгъзасы яши: Бикулов Рәшит, Шаһизданова Сөембикә, Сафина Гөлфинә. Аларны искә алып, Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева, Бортас авыл клубы методисты Гөлшат Галимова, Бортас ФАПы фельдшеры Люция Сабирҗанова өйләренә бардылар. Кайбыч муниципаль район башлыгы исеменнән Елена Николаевна азык-төлек пакетлары тапшырды, өлкәннәргә сәламәтлек, озын гомер теләде.
28 октябрьдә Апас районында «Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары» темасына хокукый белемнәр мәктәбенең күчмә зона дәресе узды, анда республиканың хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашты. Анда безнең районнан "Юнармия" штабы начальнигы Илһам Хөснетдинов җитәкчелегендә призывниклар һәм яшь армиячеләр дә катнашты.
28-30 октябрь көннәрендә Теләчедә авыл районнарының ирләр командалары арасында муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасының волейбол буенча ярышлары узачак.
2019 елның 25 октябрендә Казан шәһәренең «Әкият» балалар үзәгенең концерт залы базасында ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган «Бөркетләр очарга өйрәнә» II Республика яшьләр фестиваль-конкурсы узды. Анда безнең районнан 2 мәктәп катнашты: Олы Кайбыч һәм Иске Чәчкаб мәктәпләре.