Бүген Кече Кошман авылында сугышчы-интернационалист Фәнис Миңнуллин истәлегенә мемориаль такта ачылды. Такта аның туган йорты фасадына куелган иде.
Ачылышта Татарстан Республикасының Апас һәм Кайбыч районнары бүлекчәсе башлыгы Илсур Гатиятуллин, "Яшь армия" штабы начальнигы Илһам Хөснетдинов, Фәнис абыйның туганнары, аның хезмәттәшләре, Әфган сугышы ветераннары, шулай ук яшь армиячеләр, укучылар һәм авыл халкы катнашты.
Фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/5802127.htm.