28-30 октябрь көннәрендә Теләчедә авыл районнарының ирләр командалары арасында муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасының волейбол буенча ярышлары узачак. Анда безнең районның Илмас Хәмидуллин, Ришат Шакиров, Фирдүс Әхмәтов, Газинур Кадыйров, Булат Сәлахов, Виталий Тимофеев составындагы волейбол командасы да катнаша.