Кайбыч вокалчылары "Бөркетләр очарга өйрәнә" конкурсында җиңү яулап кайттылар

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

         2019 елның 25 октябрендә Казан шәһәренең «Әкият» балалар үзәгенең концерт залы базасында ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган «Бөркетләр очарга өйрәнә» II Республика яшьләр фестиваль-конкурсы узды. Анда безнең районнан 2 мәктәп катнашты: Олы Кайбыч һәм Иске Чәчкаб мәктәпләре. 

          Конкурс нәтиҗәләре буенча безнең укучылар бүләкләргә лаек булды.

          Олы Кайбыч мәктәбеннән җиңүгә ирештәләр:

- "Шатлык нуры" вокаль ансамбле - 3 дәрәҗә лауреат;

- "Шатлык" вокаль ансамбле, Яшь армиячеләр составында - I дәрәҗә дипломантлар;

- Русов Никита, "Вокал-соло" номинациясендә III дәрәҗә дипломант.

           Иске Чәчкаб мәктәбеннән "Салават күпере" вокаль ансамбле I дәрәҗә дипломга лаек булды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, узган ел алар II дәрәҗә дипломга ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International