31 октябрь көнне Бәрлебаш авылында яшәүче Нина Владимировна Ерамасова үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова котлады. Ул Нина Владимировнага нык сәламәтлек, озын гомер теләде, шулай ук район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.
2 декабрьгә кадәр гражданнарга түбәндәгеләрне түләргә кирәк: • физик затлар милкенә салым • җир салымы • транспорт салымы • салым агенты тотып калмаган физик затлар кеременә салым
2019 елның 31 октябрендә Олы Кайбычта балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырышта профилактика субъектларының үтенечнамәләре буенча бер административ беркетмә каралды. Шулай ук Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының барлык торак пунктларын да колачлап, көзге каникуллар вакытында ведомствоара рейдлар графигы расланды.
Бүген Олы Кайбычта Рабит Батулла пьесасы буенча төшерелгән "Инсаф" фильмы күрсәтелде. Фильмда Татарстанның халык артисты Илфат Камалиев, Татарстанның атказанган артисты Энҗе Камалиева, яшь актерлар, фильмның төп геройлары Инсаф Һидиятуллин һәм Илүсә Кәлимуллина катнашты.
30 октябрьдә Татарстан Дәүләт Советында партия әгъзалары өчен «депутатлар корпусы» белем бирү программасының III турыдан-туры модуле узды.
Россия Федерациясе Президентының 2019 елның 7 маендагы 204 номерлы Указы белән расланган «Экология» милли проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында республика территориясендә «Идел елгасын савыктыру» масштаблы проекты старт алды.
Хөрмәтле Рәмис Рафис улы!
Сезгә чын күңелдән эшегездә уңышлар, барлык планнарыгызның үтәлешен, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм тормыш оптимизмы телибез! Туганнарыгызның мәхәббәте һәм җылысы, фикердәшләрегез һәм хезмәттәшләрегезнең аңлавы сезгә һәрвакыт юлдаш булсын.
Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телибез!
Календарьда Россия өчен иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе-Халыклар бердәмлеге көне. Шул уңайдан Кайбыч районы белем бирү учреждениеләрендә ачык дәресләр, әңгәмәләр, сыйныф сәгатьләре, әлеге бәйрәмгә багышланган рәсем конкурсы үткәрелә.
Татарстан Республикасында 2019 елның 4 ноябрендә «Гаилә архивын тапшыр» конкурсы старт ала. Анда барлык татарстанлылар катнаша ала. Жюрига гаилә архивыннан бай фотографияләр һәм видеодокументлар коллекциясен күрсәтү дә җитә.
31 октябрьдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы экспертлары "Исәнмесез!" Яңа Гасыр телеканалында.