ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

9 ноябрь көнне Олы Кайбыч авылында "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында "Бердәм РОССИЯ" партиясе призларына "Көрәш" буенча традицион турнир узды. Гомумкоманда ярышында Мәлки төп мәктәбенең яшь көрәшчеләре җиңде, икенче урында - Кошман, өченчедә - Иске Тәрбит мәктәбе көрәшчеләре. Җиңүчеләр һәм призерлар арасында шулай ук Кече Мәме, Олы Подберезье, Федоровское һәм Чүти мәктәпләре вәкилләре дә бар.
 

7 ноябрь көнне «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында 55+ хатын-кызлар арасында йөзү буенча ярыш булып узды ,анда 6 авыл җирлегеннән 25тән артык хатын-кыз катнашты.
 

Роспотребнадзор хәбәр иткәнчә, 2019 елның 12 ноябрендә Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты белгече тарафыннан кулланучылар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның актуаль мәсьәләләре буенча халыкка консультацияләр уздырылачак.
 

Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин рәислегендә Кайбыч муниципаль район Советының 36 нчы утырышы узды. Утырышта Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, район прокуроры, бүлек начальниклары, оешма-учреждение җитәкчеләре катнашты.
 

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин туган көннәрен билгеләп үткән җитәкчеләрне котлады. Район башлыгы юбилярларга - ТР Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиевка, Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 21 нче бүлек җитәкчесе Рамилә Баймиевага истәлекле бүләкләр тапшырды, аларга сәламәтлек, эшләрендә уңышлар һәм иминлек теләде.
 

Бүген Кайбыч муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.
 

11 ноябрьдә икътисадчылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Әлеге дата Россия Хөкүмәте карары һәм Икътисади үсеш министрлыгы боерыгы нигезендә 2015 елдан үткәрелә башлады.


9
ноябрь, 2019 ел
шимбә

8 ноябрьдән бүгенге көнгә кадәр Казан шәһәрендә, «Патриот» спорт-патриотик һәм армиягә кадәрге әзерлек республика үзәгендә Татарстан юнармиясе активистларының V чираттан тыш слеты узачак.
 

Бүген Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза. Анда безнең районнан "Кубня", "Дубрава", "Золотая Нива", "Подберезье" агрофирмасы, "Туган Як-Агро" ҖЧҖ, "Кайбычагрохимсервис" ААҖ, Мәлки авыл җирлеге, икмәк комбинаты, СЛ-Молоко ҖЧҖ, Йолдыз, Союз-Агро кулланучылар кооперативлары,  ИП Гафиятуллин, ИП Рәхмәтуллов, шулай ук Мөрәле һәм Ябалак авыл җирлекләре вәкилләре катнаша.

Хөрмәтле Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре! Кадерле ветераннар!
Сезне төп һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International