Бүген "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында Спартакиада уза.
13 декабрьдә «ТИСБИ» идарә университетында «Татарстан Республикасының иң яхшы туристик маршруты» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Конкурста безнең районнан «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгенең муниципаль бюджет учреждениесе методисты Илүсә Карипова катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча ул II дәрәҗә диплом һәм рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Без аны котлыйбыз!
Бүген ТР балалар оешмалары Советы ТР Президенты кушуы буенча ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән безнең районда «яшь гражданнар форумы» үткәрде. Форум кысаларында актив укучылар район тормышын яхшырту буенча үз идеяләрен тәкъдим иттеләр.
10 нчы декабрь көнне Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында II нче Халыкара «Җәлил укулары» бәйгесенең 2 нче этабы узды. Конкурс кысаларында балалар шигырьләрне татар, рус, инглиз, телләрендә сөйләделәр. Аерым бер номинация буенча герой-шагыйрь турында үзләре язган шигырьләрне, эсселәрне сөйләү мөмкинлеге дә булды. Җәлилгә багышланган башка язучыларның әсәрләре дә яңгырады. Бәйгедә безнең районнан да 30 укучы катнашты. “Муса Җәлил татарча” номинациясендә Иске Чәчкаб төп мәктәбеннән Хөсәенова Илгизә, “Муса Җәлил дөнья халыклары телендә” номинациясендә Олы Кайбыч урта мәктәбеннән Гайнетдинова Алинә, Мөрәле төп мәктәбеннән Гобәева Миләүшә, Федоровск урта мәктәбеннән Миңнуллина Адилә һәм Колаңгы төп мәктәбеннән Медов Тимур җиңү яуладылар. Алар бәйгенең 3 нче этабында катнашачаклар.
14 декабрь көнне Апаста ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының зона этабы узды. Анда безнең районнан муниципаль этап җиңүчесе - Федоровское урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучылары ата-аналар комитеты катнашты һәм 3 урынны яулады. Без аларны котлыйбыз!
17 декабрь көнне Олы Кайбычта мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында Спартакиада узачак. Катнашучылар спортның 5 төре буенча ярышачак – дартс, шашка, шахмат, армреслинг һәм йөзү. Башлана 9.00 сәгатьтә.
Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенә "Мәдәни мохит" федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында" Николай Рубинштейн" исемле яңа музыкаль инструмент – пианино алды.
14 декабрь көнне Мәлки авыл җирлегендә Әфганстандагы хәрби бурычын үтәгән, әмма бик иртә бездән тыныч тормыштан китеп барган сугышчы-интернационалистларга мемориаль такта ачу тантанасы булды.
Бүген 10 сәгатьтә Казан Ратушасында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең «2019 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәүнең көтелгән нәтиҗәләре һәм 2020 елга Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары турында»гы мәсьәлә буенча уртак коллегиясе булачак.
13 декабрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәте ветераннары белән очрашты. Алар арасында - Югары Совет һәм Дәүләт Советының элеккеге җитәкчеләре, депутатлар, шәһәр һәм район Советлары рәисләренең урынбасарлары. Очрашу ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында ветераннарның үз инициативасы белән узды.