Кайбыч укучылары "Җәлил укулары" конкурсының зона этабында катнаштылар

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

      10 нчы декабрь көнне Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында II нче Халыкара «Җәлил укулары» бәйгесенең 2 нче этабы узды. Конкурс кысаларында балалар шигырьләрне татар, рус, инглиз, телләрендә сөйләделәр. Аерым бер номинация буенча герой-шагыйрь турында үзләре язган шигырьләрне, эсселәрне сөйләү мөмкинлеге дә булды. Җәлилгә багышланган башка язучыларның әсәрләре дә яңгырады. Бәйгедә безнең районнан да 30 укучы катнашты. “Муса Җәлил татарча” номинациясендә Иске Чәчкаб төп мәктәбеннән Хөсәенова Илгизә, “Муса Җәлил дөнья халыклары телендә” номинациясендә Олы Кайбыч урта мәктәбеннән Гайнетдинова Алинә, Мөрәле төп мәктәбеннән Гобәева Миләүшә, Федоровск урта мәктәбеннән Миңнуллина Адилә һәм Колаңгы төп мәктәбеннән Медов Тимур җиңү яуладылар. Алар бәйгенең 3 нче этабында катнашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International