Морза Бәрлебаш авылында яшәүче Әминә Хәмидуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2020 елның 24 гыйнвары, җомга
     23 гыйнварда Морза Бәрлебаш авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Хәмидуллина Әминә Галимулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу истәлекле көндә Әминә Галимулла кызын юбилее белән район Башкарма комитетының эшләр идарәчесе Дания Бәдертдинова һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Багавеева котладылар. Алар юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән котлау открыткасы һәм бүләк тапшырдылар, аңа озын гомер һәм сәламәтлек теләделәр, Бөек Ватан сугышы елларында һәм тыныч тормышта күрсәткән хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International