Муниципаль район башлыгы яшь гражданнарга паспортлар тапшырды

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе
    Бүген Кайбыч ягы музеенда Россиянең Хәрби дан көне кысаларында яшь гражданнарга тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру булды. Чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, «Юнармия» хәрәкәте начальнигы, отставкадагы майор Илһам Хөснетдинов, Кайбыч ягы музее начальнигы Илдар Шакиров, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова, миграция хезмәте начальнигы Илфир Яруллин, ветераннар советы рәисе Рушания Лотфуллина катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International