Кайбычта "Ел тәрбиячесе - 2020" конкурсының муниципаль этабы узды

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

      20 гыйнвар көнне Олы Кайбыч авылының "Миләшкәй" балалар бакчасы базасында "Ел тәрбиячесе-2020" конкурсының муниципаль этабы узды. Анда Кайбыч районыннан 6 тәрбияче катнашты.

      Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы "Ел тәрбиячесе" дип Олы Кайбыч "Миләшкәй "балалар бакчасыннан Айгөл Миңнуллина, ә Иске Чәчкаб балалар бакчасыннан Светлана Утеева һәм Олы Кайбыч балалар бакчасыннан Светлана Муклукова икенче һәм өченче урыннарны яуладылар. Кошман "Белочка" балалар бакчасыннан Диләрә Насретдинова, Кече Кайбыч "Сандугач" балалар бакчасыннан Рәисә Бикмуллина һәм Багай балалар бакчасыннан Наталья Андреева лауреатлар булдылар.

      Район конкурсы җиңүчеләренә, призерларына һәм лауреатларына мәгариф бүлеге дипломнары, шулай ук 1 меңнән 5 мең сумга кадәр акчалата бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International