ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

11 февральдә Буа шәһәрендә «Ел укытучысы-2020» Бөтенроссия конкурсының «Педагогик дебют» һәм «Ел укытучысы» номинацияләре буенча региональ этабының зона туры узды. Конкурста муниципаль этап җиңүчеләре: Иске Тәрбит мәктәбенең физика укытучысы Елена Сергеевна Демьянова, Хуҗа Хәсән мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Вероника Валерьевна Кальчева, Олы Подберезье мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Любовь Николаевна Горбунова катнашты.

Агроиминләштерү – аграрийларның  финанс  тотрыклылыгын  тәэмин  итүдә нәтиҗәле инструмент. 13 февральдә 11 сәгатьтә Казан  Экспода Агросәнәгать форумы  кысаларында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  оештырыла  торган  түгәрәк  өстәл  нәкъ  менә  шул  темага  багышлана.    2019 елда  агроиминләштерүгә  йомгакларны  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Илдус Габдрахманов ясый. Шулай  ук  чарада    НСА Президенты  Корней Биждов катнаша.

 

11 февраль көнне Федоровское урта мәктәбе базасында «Йөрәгемне балаларга бирәм» дигән тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык республика конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурста «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Кайбыч муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларында өстәмә белем бирү программаларын тормышка ашыручы 3 педагогы катнашты.

Бүген 10:00 сәгатьтә "Казан ЭКСПО" Халыкара мәгълүмат үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының "2019 елда агросәнәгать комплексы эше йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар" йомгаклау коллегиясе утырышы узачак.
Утырышта шулай ук безнең район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнаша.


11
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә җир һәм торак характерындагы сораулар белән, эш мәсьәләсе буенча районның алты кешесе мөрәҗәгать итте.

Бүген район хакимиятенең актлар залында Россельхозбанк вәкилләре районның активы һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре белән очрашты. Чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, «Россельхозбанк» АҖ филиалы Тәтеш шәһәрендәге өстәмә офис белән идарә итүче Наталья Рыжова, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары, шәхси эшмәкәрләр һәм башкалар катнашты.

Шушы көннәрдә Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов, "Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды" Коммерциячел булмаган микрокредит компаниясенең Кайбыч муниципаль районындагы төбәк вәкиле Ләйсән Гаранина, район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Эльвира Заһидуллина туган көннәрен билгеләп үттеләр.

Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма-учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.


10
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

8 февраль көнне Буа шәһәрендә Татарстан Республикасы прокуратурасы хезмәткәрләренең «Кызыл ромашка» иҗат бәйгесенең икенче зона этабы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International