ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

28 гыйнвар көнне Казан шәһәрендә әдәбият буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы узды. Анда Кайбыч муниципаль районыннан муниципаль этап җиңүчеләре, Олы Кайбыч урта мәктәбе укучылары Тимергалиева Алинә (8 сыйныф), Мареева Анастасия (10 сыйныф) һәм Лазарева Анастасия (11 сыйныф) катнаштылар. Кызлар олимпиада биремнәрен лаеклы үтәделәр һәм региональ этап нәтиҗәләре буенча Тимергалеева Алинә республика олимпиадасы призеры булды, Лазарева Анастасия - Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы призеры. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Һәр тармакта берьюлы берничә бренд-җиңүче билгеләнәчәк. ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» проектының максаты – төбәкнең үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген үзара бәйләү.

Бүген Казанда 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында "2019 елда эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында" Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узачак.
Чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашачак.


9
февраль, 2020 ел
якшәмбе
Сегодня в поселке железнодорожной станции Каратун Апастовского района прошел отборочный этап зонального тура II Международного фестиваля - конкурса имени Альфии Авзаловой. В нем из нашего района приняли участие методист Берлибашского дома культуры Ильгиз Бурганов, работники районного дома культуры Света Зиядиева, Лейсан Шамилова и пресс-секретарь Главы района Рамис Закиров. Они все прошли на второй этап конкурса, который пройдет в городе Казани. Мы их поздравляем!
7 февральдә Яшел Үзәндә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясалды. Анда безнең районнан «Ак калфак» татар хатын-кызлары берләшмәсенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Җәмилә Сагыева, район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамилә Аблязова, Кече Мәме фельдшер-акушерлык пункты мөдире Мәүлия Туралева, Олы Подберезье авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Оксана Емельянова катнаштылар.

8
февраль, 2020 ел
шимбә
Бүген Олы Кайбыч авылының "Имәнлек" чаңгы базасында "Россия чаңгы юллары – 2020" массакүләм чаңгы ярышлары узды. Анда район мәктәпләре укучылары, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, пенсия яшендәге кешеләр катнашты. Ярышлар ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде.

7
февраль, 2020 ел
җомга

Бүген Олы Кайбычта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин каршында территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелеше зоналаштыру документларын раслау турында эшлекле киңәшмә узды.

Хөрмәтле район халкы!
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы (алга таба – министрлык) хәбәр иткәнчә, 2019 елның 25 декабрендә республикада Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында Килешү (алга таба – килешү) имзаланды.

Агымдагы елның 5 февралендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ Идарәсендә Республика территориясендә юл-транспорт вәзгыяте турындагы мәсьәләләрне карап, дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренең узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды. 2019 елда эшчәнлек нәтиҗәләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе Эчке эшләр органнары арасында үзләренең категориясендә 1 урынны алды. Әлеге чарада катнашкан Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Фирдүс Тимершинга диплом тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International