8 февраль көнне Буа шәһәрендә Татарстан Республикасы прокуратурасы хезмәткәрләренең «Кызыл ромашка» иҗат бәйгесенең икенче зона этабы узды.
Район мәдәни үсеш үзәге сәхнәсендә Буа шәһәре прокуратурасы, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары прокуратурасы хезмәткәрләре, шулай ук аларның гаилә әгъзалары чыгыш ясады.
Кайбыч районы прокуратурасы хезмәткәрләре иҗади конкурсның биш номинациясендә катнаштылар.
«Нәфис сүз» номинациясендә беренче урынга безнең район прокуроры ярдәмчесе Сафиуллин Ренат, ә "Инструменталь жанр" номинациясендә район прокуроры Сөләйманов Алмаз лаек булды.
Нәтиҗәдә, безнең район прокуратурасы коллективы җиңүче булды. Коллектив гала-концертта Республика Президенты аллында чыгыш ясаячак.
Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Наумова конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны котлады, аларга грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/6199279.htm.