ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

     Кичә район Советы һәм  башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма-учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.

   

    Шушы көннәрдә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Биккулова Алия Әсхәт Кызы «Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениясе хезмәткәрләренә яңа директорны Мотыйгуллина Алия Рауф кызын тәкъдим итте, моңа кадәр ул ЗАГС бүлеге белгече вазыйфасын башкарган

      Кичә район башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улы гражданнарны кабул итте.Район башлыгына җир һәм торак, шулай ук матди ярдәмгә кагыла торган сораулар буенча морәжәгәт иттелэр. Кабул итүгә 5 кеше язылдылды. Аларның барысына да аңлатма бирелде.


25
февраль, 2020 ел
сишәмбе

      2020 елның 21 февралендә Кайбыч районында «ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе узды. Акция Олы Кайбыч урта мәктәбендә узды.


23
февраль, 2020 ел
якшәмбе

Хөрмәтле Ватанны саклаучылар!

    Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм! Бу бәйрәм илебезне һәрвакыт саклаган сугышчыларның батырлыгын һәм намусын гәүдәләндерә. Рухның ныклыгы, каһарманлык, фидакарьлек  Ватан сугышының авыр елларында аеруча күренә. Үзләренең интернациональ бурычларын үтәгән һәм илнең территориаль бөтенлеген саклаган хәрбиләр буыны , ветераннарга лаеклы алмаш булды.

 


22
февраль, 2020 ел
шимбә

    21 февраль көнне Чирмешән районында халыкара туган тел көне һәм ТАССРның 100 еллыгы кысаларында «Мирас» милли мәдәниятләрнең беренче төбәкара фестивале узды. Фестивальдә «Сударыня», Каргалы авыл клубы, Иске Чәчкап авыл мәдәният йортыннан «Ак калфак»фольклор коллективы һәм район мәдәният йортының «Дуслык» дуэты чыгыш ясады. Барлык катнашучылар да фестиваль дипломнары белән бүләкләнде.

    Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исеменнән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улын котлады

    20 февраль конне Кайбыч муниципаль районы башлыгы призына «Салават күпере» спорт - сәламәтләндерү комплексында йөзү буенча ярышлар үткәрелде. Ярышта Кайбыч районы оешмалары, муниципаль учреждениеләре һәм авыл җирлекләренен ир-атлары катнашты. Әлеге чара Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына һәм «Салават күпере»спорт – сәламәтләндерү комплексы ачылуга 5 ел тулуга багышланган иде.

   Ярышлар дүрт яшь категориясендә узды һәм 3 х 50 метрлы эстафета ярышлары белән тәмамланды, анда Кайбыч район электр челтәрләре йөзүчеләре иң көчлеләрдән булып чыкты, икенче – өченче булып Олы Кайбыч урта мәктәбе һәм янгын часте командалары килде. Ярышларда гомуми команда җиңүе Кайбыч электр челтәрләре йөзүчеләренә бирелде, икенче урында - Олы Кайбыч урта мәктәбе, өченчедә – Борындык авыл җирлеге. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар район башлыгы исеменнән дипломнар, истәлекле медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

  Бу ярышның төп максаты булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау торды, чөнки спорт сәламәтлекне саклый, кеше организмын үстерә һәм ныгыта.


21
февраль, 2020 ел
җомга

    Якынлашып килүче 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне һәм ТАССРның 100 еллыгы алдыннан,район башлыгы Рәхматуллин Альберт Илгизэр улы кушуы буенча , халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре: өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Ләйсән Басыйрова һәм социаль эш буенча белгеч Земфира Хәбибуллина Бөек Ватан сугышы инвалидларының торак-коммуналь шартларын карадылар,һәрвакыт кул сузарга әзер булуын билгеләп үттеләр. Якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, аларга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.Бөек Ватан сугышында катнашучылар кунакларга бик шат булдылар, район башлыгына, хезмәтчеләргә рәхмәт сүзләрен белдерделәр, авыр сугыш көннәре турында хатирәләре белән уртаклаштылар.

 

    Кайбыч районы хакимияте “ТАССР ның 100 еллыгы” программасын, район куләмендә,тантаналы ачыш белән ачып җибәрер очен,Бөтендөнья татар конгрессы исеменнэн,Чуашстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте “Караван мирас” проектын чакырды.Кайбыч район хакимияте һәм Урмай авылы посилениясендә үзара дуслык хезмәттэшлеккэ шартнамәнедә шушы бәйрәм кысаларында имзаланачак.Буген Урмай поселения җитәкчеләре,Урмай,Тукай мәктәп һәм балалар бакчасы җитэкчеләре Урмай авылының “Мишәр”һәм “Тамчы”ансамбелләре “Кәрван мирас”этник фольклор һәм замана популяр җыр һәм биюләре белән юлны Кайбычка тота.Җомга конне, 13:00 кайбыч мәдәният йортында котеп калабыз.Килегез!Кичен реппортаҗларны куярбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International