ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2020 ел
җомга

2019 елда җирле халык үзара салым акчасына күлне чистарту һәм тирәнәйтү буенча эшләр үткәрү инициативасы белән чыкты.

Әлеге эшләрне башкаруга эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллин кереште. Ул ел ахырына кадәр тирәнәйтү һәм киңәйтү буенча эшләр тәмамланачак, дип ышандырды.

Утырышта административ беркетмәләр һәм профилактика субъектлары үтенечнамәләре каралды.

 Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды 3 яшькә кадәрле балалары булган гаиләләр 5 мең сум акча түләүне сорап язган гаризаларын күпфункцияле үзәк аша тапшыра алу мөмкинлеге хакында хәбәр итә. Моның өчен гаиләнең ана капиталы алуга хокукы булуы шарт булып тора.

Заманча терлекчелек фермасының берсе дә заманча идарә итү программаларыннан башка нәтиҗәле эшли алмый. Эшлекле җитәкчеләр моны күптән аңладылар инде, чөнки фермада автоматлаштырылмаган исәпкә алу булмаса, барлык терлекчелек процессларын контрольдә тоту, анализлау һәм аларга идарә итү мөмкин булмас иде.

27 апрель көнне Кайбыч районында Федоровский авылында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йорты хезмәткәрләре белән үз-үзеңне изоляцияләү өчен ябылачак. Хезмәткәрләр сменалап эшләячәк, һәр смена 2 атна эәлиячәк, коронавирус йогышы белән булган хәлләр яхшыруга кадәр.


23
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Кичә район башлыгы А.И. Рәхматуллин Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән видеоконференциядә катнашты. Соңрак ул агрофирма директорлары белән нәтиҗә ясады. Фикер алышу өчен төп мәсьәләләр коронавирус йогышы вакытында чәчү эшләре вакытында тулы эшчәнлек алып бару һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү булды. Шулай ук әче туфракларны известьлау һәм хезмәткәрләрнең лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итү турында да сүз барды.

Хөрмәтле Кайбыч халкы!Илдә килеп туган вәзгыятькә бөтен җаваплылык белән каравыгызны сорыйм.

Президент игълан иткән мәҗбүри яллар-массакүләм күңел ачу өчен вакыт түгел. Сезгә сәфәрләрне планлаштырмаска, үз-үзеңне изоляцияләү режимына күчәргә һәм җәмәгать урыннарына кермәскә дигән ышаныч белән мөрәҗәгать итәм.

Бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов коронавирус эпидемиясе шартларында терлекчелек һәм эшкәртү предприятиеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итүгә багышланган киңәшмә уздырды. Видеоконференция режимындагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.


22
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында дача сезоны башлануга әзерләнү буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә видеоконференция режимында узды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы фермерларга ярдәм итү өчен грантлар бирүгә мөрәҗәгать итүчеләрне сайлап алу конкурсына документлар кабул итү турында игълан итә. Грантның максималь суммасы 5 млн сум булачак. Төп таләп - крестьян (фермер) хуҗалыгы оешуга 2 елдан артык булмаска тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International